Ысланган сыр белән чөгендер салаты
Гади генә әзерләнә торган бу салат тамак ялгап алырга шәп булачак.
Салат өчен 2-3 пешкән чөгендер, 150 грамм ысланган (колбасный) сыр, 3-4 тырнак сарымсак, майонез кирәк булачак.
Чөгендер һәм сырны корейча кишер уа торган угыч аша чыгарыгыз, сарымсакны изегез яки ваклагыз. Майонез өстәп, барысын бергә болгатыгыз да, бизәп табынга бирегез.
Тәмле булсын.
Фото pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев