Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Йолдызнамә| 15–21 ноябрь

Барлык зодиак билгеләре өчен гороскоп.

Кучкар (21.03 – 20.04) Килеп туган хәл үзегезне бераз аптырашта калдырыр. Хафаланмагыз: зыянына караганда, файдасы күбрәк булачак. Якыннарыгызга карата сабыррак булыгыз: әрләшмәгез, рәнҗеткеч сүзләр ычкындырмагыз. Юкса кайтавазы озакка сузылырга мөмкин.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Шәхси мәсьәләләрегез, ниһаять, әйбәт кенә хәл ителер. Ә менә эштә, киресенчә, киеренкелек сизелер. Хезмәттәшләрегез белән араларны бозмас өчен, беренче адымны үзегез ясагыз әле – шәт, үкенмәячәксез!

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Барысы да сезгә каршы кебек тоелыр. Әмма алай түгел. Нәтиҗә чыгару өчен, бераз гына ялгызлыкта калып торырга кирәк. Шулай икән, бөтенләй башка фикергә киләчәксез.

Кысла (22.06 – 22.07) Көнкүрештәге аз-маз «баш авырту»ларны санамаганда, барысы да әйбәт. Гомумән, үзегезне бик тә бәхетле кеше итеп санау мөмкинлеге бирердәй хәлләр көтәргә мөмкин. Җитәкчегез эштә алдыгызга яңа бурычлар куяр. Хәлемнән килерме икән, дип шикләнеп кала күрмәгез. Киләчәк, ничек кенә әле!

Арыслан (23.07 – 23.08) Җиңел сулыш алырга вакыт. Күңелгә канәгатьлек хисе китерми торган эшләрегезне башкаларга өеп калдыру өчен менә дигән форсат чыгачак. Атна ахырында күңелле генә хәбәрләр килеп ирешәчәк.

Кыз (24.08 – 22.09) Атнаның икенче яртысы беренчесенә караганда уңышлырак булыр. Ләкин күңелегезнең артык күпне теләве моны аңламыйчарак калуга китерер. Хәер, соңыннан, нәтиҗәләре күзгә күренә башлагач, балаларча сөенәчәксез анысы. Тик әлегә түгел.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Бу атнада күчемсез милек мәсьәләсендә бик әйбәт яңалыклар ишетерсез. Үзегез дә сизмәстән, эшегездә мактаулы хезмәткәргә әйләнеп куярсыз. Шулай булгач, акчасы да ишлерәк керә башлар.

Чаян (24.10 – 22.11) Игътибар үзәгендә калырга әзер торыгыз. Бүләкләр, көтелмәгән сюрпризлар – боларның барысын да киң итеп елмаеп, риза булып кабул итәрсез. Атна ахырында ашыгыч бер эш килеп чыгар һәм сезнең, чыннан да, бик булдыклы булуыгызны күпләр аңлап алыр.

Укчы (23.11 – 21.12) Якыныгыз, үзе дә сизмәстән, сезне кыенрак хәлдә калдырырга мөмкин. Ләкин ниндидер нәтиҗә чыгарырга ашыкмагыз: бик тиздән барысына да ачыклык кертелер. Атна ахырында кесәгезгә әйбәт кенә акча керер.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Күңелегезгә искиткеч шәп планнар, уй-фикерләр килер. Берсе дә онытылып калмасын өчен, кул астында каләм белән кәгазь тотудан яхшысы булмастыр. Балаларыгыз мәшәкать тудырыр, әмма алар шунда ук үзегезгә бәхетле минутлар да бүләк итәр.

Сукояр (21.01 – 19.02) Сөйкемле, мөлаем, тәмле телле булуыгыз берьюлы берничә мөһим мәсьәләнең очына чыгарга ярдәм итәр. Өстәвенә әле атна урталарында тормышыгызга ямь өстәрдәй хәлләр дә булып алыр. Сөенечегез зур булыр!

Балык (20.02 – 20.03) Гаилә бюджетына сакчылрак карарга вакыт: соңгы араларда акчагыз, бармаклар арасыннан агып төшкән ком кебек, ага да ага түгелме?.. Хәләлегез белән бер мәсьәләдә аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин. Зирәгрәк булыгыз… Атна ахыры әйбәт яңалыклар белән сөендерер.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X