Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Йолдызнамә 15–21 февраль

Барлык зодиак билгеләре өчен гороскоп.

Кучкар (21.03 – 20.04) Сабырлык, максатка омтылышлылык кирәк. Шулай икән, эштә тоткан урыныгыз мөһимрәккә әйләнер, дәрәҗәгез күтәрелер. Әмма кемнәрнеңдер үзегезгә аяк чалырга маташуы гына… Күрмәмешкә-белмәмешкә салышыгыз әле шуларны. Яныгыздан гүя «эреп» юкка чыгачаклар.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Керемле яңа эшләргә тотыну чоры. Дус-ишләрегез белән аралашу күңел кылларыгызны тибрәтеп җибәрәчәк. Хатын-кыз Үгезбозауларны – шәп кенә сюрприз яки романтик рухтагы очрашу, ирләрне  шәхси тормышта үзгәрешләр көтә. Баштарак мондый үзгәрешләр сәеррәк тоелса да, борчыласы юк. Ахыры әйбәт булачак чөнки.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Гаиләдә сез – баш. Сорау да зур, димәк. Шуңа киңәшләр өләшергә генә түгел, әйткәнегез өчен җавап бирергә дә әзер торыгыз. Юкса якыннарыгызның үтә көчле тәнкыйть утында калырга мөмкинсез.

Кысла (22.06 – 22.07) Сәламәтлекне тикшертү өчен бик уңайлы чор. Шуннан соң тынычланып, рәхәтләнеп калып, яңа көч-дәрт белән эшли башлаячаксыз. Өстәвенә әле акча җитмәүгә бәйле кыенлыклар да узганда калачак. Кыскасы, дөньягыз түгәрәкләнәчәк.

Арыслан (23.07 – 23.08) Гаиләгездәге җылылык, эшегездә ачылырга торган менә дигән мөмкинлекләр үзегезгә күк капусы ачылгандай тәэсир итәр. Атна урталарында дусларыгыз бик тә кирәкле бер мәгълүмат табып бирер. Монысы да сезне нык сөендерер.

Кыз (24.08 – 22.09) Яраткан эшегез зур тырышлык һәм көч куюны таләп итмәс, әмма нәтиҗәсе дә әллә ни куандырмас. Ә менә атнаның икенче яртысында  эше дә, ашы да, нәтиҗәсе дә искиткеч булыр! Ләкин кемнәрнеңдер юк-бар киңәшләренә колак салмыйча, бары тик эчке сиземләвегезгә генә таянырга кирәк.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Финанс мәсьәләсенең, ниһаять, итәктән тартмый башлавына өмет-ышанычлар барлыкка киләчәк. Моңа кадәр үзегезгә бик үк таныш булмаган өлкәләрдә әйбәт кенә акча эшләү мөмкинлеге ачылачак. Дөрес, акчаны бераз көтәргә кирәк булачак.

Чаян (24.10 – 22.11) Катлаулырак чор. Бер яктан, нәрсәдәндер күңелегез кайтырга, икенчедән, яшерен өметләрегез тормышка ашарга мөмкин. Язмышыгызның көтелмәгән якка борылуы нәтиҗәсендә, барысын да үз кулыгызга алып, теләгәнегезгә ирешергә мөмкинсез.

Укчы (23.11 – 21.12) Үзегездән көчсезрәкләрне яклау өчен уңайлы вакыт. Шуның нәтиҗәсендә шәп кенә уңышларга ирешәчәксез һәм бик әйбәт эшкә чакыру алачаксыз. Ике дә уйлап тормастан ризалашыгыз. Үкенмәячәксез! Атна ахырында тормышыгызның бөтәюенә китерердәй тагын бер яңалык ишетәчәксез.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Киңәшмәләрдәге активлыгыгыз җитәкчегез күңеленә ошап җитмәс. Сәбәбе нидән гыйбарәт икәнен бераздан аңларсыз, ди йолдызлар. Ә өйдә барысы да әйбәт. Сөеклегезнең җылы мөнәсәбәте көннән-көн артачак, балаларыгыз уңышлары белән куандырачак.

Сукояр (21.01 – 19.02) Бик уңайлы, әйбәт чор. Күптәннән башлап ташлаган эшләрегезне, ниһаять, әйбәт кенә төгәлләп куярга җай чыгар. Атна урталарында якыннарыгыз менә дигән хәбәрләр белән сөендерер.

Балык (20.02 – 20.03) Башлаган эшегезне ахырына җиткерегез әле: җаваплылыгыгыз бик мулдан бәяләнәчәк! Шәхси тормышыгыз да тел-теш тидергесез. Борчуларыгыз артта калачак. Гомумән, бу атнада сезгә теләсә кайда «яшел ут» кабыначак.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев