Йокысызлыктан интегәсезме?
Йокысызлыктан интеккәндә гади генә үләннәр дә ярдәмгә килә ала.
Әнис
Ике калак әнис орлыгын бер стакан кайнар суга салып, 15 минут талгын утта тотарга. Суынгач, сөзеп алырга. Көненә өч тапкыр ашарга 30 минут кала ярты стакан эчәргә.
Бөтнек
Ике калак бөтнек яфрагын ике стакан кайнар суга салып төнәтергә. Көненә ике тапкыр ярты стакан эчәргә.
Валериана
Бер калак валериана тамырын бер стакан кайнар суга салып төнәтергә. Чәйгә кушып эчәргә мөмкин.
Сәламәт булыгыз!
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев