Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Яшьләр белән активрак эшләргә

Районда иҗат итәргә һәвәс, сәләтле балалар белән ныграк, конкретрак шөгыльләнергә исәплиләр. Әдәби берләшмәләр, түгәрәкләр авылларда да оештырылырга тиеш. Язучылар һәм шагыйрьләрне дә ешрак чакыру - мөмкин эш. Бөтендөнья татар конгрессының райондагы җирле оешмасының чираттагы утырышында катнашкан мәдәният хезмәткәрләре, шул исәптән китапханәчеләр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, билгеле, бу өлкәдә максатчан...

Районда иҗат итәргә һәвәс, сәләтле балалар белән ныграк, конкретрак шөгыльләнергә исәплиләр. Әдәби берләшмәләр, түгәрәкләр авылларда да оештырылырга тиеш. Язучылар һәм шагыйрьләрне дә ешрак чакыру - мөмкин эш.


Бөтендөнья татар конгрессының райондагы җирле оешмасының чираттагы утырышында катнашкан мәдәният хезмәткәрләре, шул исәптән китапханәчеләр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, билгеле, бу өлкәдә максатчан чаралар үткәрәләр, кичәләр, бәйгеләр оештыралар. Кайбер мәктәпләрдә "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәге эшли. "Безнең Чирмешән" район газетасында "Чирмешән дулкыннары" исемле әдәби бит чыга. Дистәгә якын якташыбызның иҗат җимешләре "Рухият" фонды аша быел нәшер ителгән җыентыкта урын тапты.

Үзәк китапханәдә узган бу чарада татар телен саклау һәм яклау зарурлыгы да әйтелде. Кызганыч кайбер әти-әниләр монда бөтен җаваплылыкны мәктәпкә генә "озата", үзләре балаларында татар теленә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләүгә җавапсыз карый. Мәктәп укучыларының бер өлеше милли матбугат белән таныш түгел, яшүсмерләр һәм балалар газета-журналларын укымыйлар.

"Ак калфак" иҗтимагый оешмасының район бүлеге (җитәкчесе итеп Рушания Шакирова сайланды) эшен дә җанландыру бурычы куелды. Хатын-кызларыбыз әлеге бүлек ярдәмендә гореф-гадәтләрне, йолаларны, милли киемнәрне, һөнәрчелекне активрак пропагандалый алачак.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова фикеренчә, бүгенге җыелышта катнашучы һәркайсыбыз бергәләп, аңлашып эшләгәндә генә ниндидер нәтиҗәгә ирешеп була. Безгә конкретлылык, планлы чаралар, инициатива кирәк.

Бөтендөнья татар конгрессының райондагы ешмасының әлеге утырышында оешманың 23 кешедән яңа бюро составы да сайланды. Оешма рәисе постына Шәүкәт Гатинны, урынбасарлыкка Хәбир Хановны, Мөслимә Гайнетдинованы, Марат Гомәровны тәкъдим иттеләр һәм алар өчен тавыш бирделәр.

Марат Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: белеп торыгыз Чирмешән яшьләре