Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Яңа уку елына йомгаклау сочинениесе темаларының биш ачык юнәлеше билгеле булды

Чыгарылыш сыйныфларда йомгаклау сочинениесе 2014 елдан бирле үткәрелә. (Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Чыгарылыш сыйныфларда йомгаклау сочинениесе уздыру мәсьәләләре буенча совет тарафыннан 2017-2018 уку елына сочинение темаларының биш ачык юнәлеше билгеле булды. «Россия 1» телеканалында йомгаклау сочинениесенең юнәлеш темаларын Россия Мәгариф һәм фән министры О.Ю. Васильева һәм Россия Президенты киңәшчесе В.И....

Чыгарылыш сыйныфларда йомгаклау сочинениесе 2014 елдан бирле үткәрелә.
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Чыгарылыш сыйныфларда йомгаклау сочинениесе уздыру мәсьәләләре буенча совет тарафыннан 2017-2018 уку елына сочинение темаларының биш ачык юнәлеше билгеле булды. «Россия 1» телеканалында йомгаклау сочинениесенең юнәлеш темаларын Россия Мәгариф һәм фән министры О.Ю. Васильева һәм Россия Президенты киңәшчесе В.И. Толстой игълан итте. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
2017-2018 уку елына сочинение темаларының биш ачык юнәлеш темасы: «Тугрылык һәм хыянәт», «Битарафлык һәм ярдәмчеллек», «Максатлар һәм чаралар», «Батырлык һәм куркаклык», «Кеше һәм җәмгыять» («Верность и измена», «Равнодушие и отзывчивость», «Цели и средства», «Смелость и трусость», «Человек и общество»).
Чыгарылыш сыйныфларда йомгаклау сочинениесе 2014 елдан бирле, Россия Президенты күрсәтмәсен үтәү нигезендә, мөстәкыйль рәвештә Россия һәм дөнья әдәбияты әсәрләрен сайлап алып, укучыларда фикерләү сәләтен, фикерләрен анализлый һәм исбатлый белүне ачыклау максатыннан үткәрелә.
Ачык юнәлеш темалары кысаларында Рособрнадзор һәр сәгать поясы өчен аерым темалар әзерли. Алар имтихан көнендә мәгариф идарәләренә таратыла.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/02/147549/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан уку