Яңа елда 4 кенә ял көн булачак?
Яңа ел җитә башладымы, әлеге тема әледән-әле калкып чыга - Россиянең Дәүләт Думасы депутатлары яңа ел ялларын кыскартырга тәкъдим итә.
Бу юлы Дәүләт Думасында Яңа ел каникулларын 31нче декабрьдән алып 3нче гыйнварга кадәр билгеләргә тәкъдим итәләр. Ә калган көннәрне исә түләнә торган отпуск хисабыннан санаячаклар икән.
- Теләге булганнар үз яңа ел каникулларын отпуск хисабына озынайта ала, Әгәр дә инде кешегә яллар озын кебек тоела икән, ул рәхәтләнеп эшкә чыга, - дип аңлатканнар Дәүләт Думасында.
Тик әйтергә кирәк, әлегә бу һаман да тәкъдимнәр генә булып кала бирә. закон буенча, 2020нче елда россиялеләр 1 нче гыйнвардан алып 8 енә кадәр ял итәчәк.
Фото: pixabay.com
Чыганак: yalkyn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев