Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Яңа ел алдыннан янә түләүләр буламы?

Моның турында Россия Президенты Владимир Путин "Россия чакыра" инвестицион форумда әйтте.

"Россия чакыра" инвестицион форумында Президент Владимир Путин агымдагы ел ахырына россиялеләрнең кайбер категорияләренә субсидияләр бирелүе мөмкинлеген әйтте.

Форумдагы чыгышында ил Президенты тәүдә агымдагы елда гражданнарга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелгән түләүләр турында искә төшерде.

"Финанс мөмкинлекләребездән чыгып, бу хакта башка карарлар да кабул итәчәкбез", - дип белдерде Владимир Путин, экспертларның фаразларын һәм Яңа ел түләүләре турындагы имеш-мимешләрне раслап.

Шулай ук Президент ярдәм чараларын потенциаль алучыларга да ишарәләде - пенсионерлар һәм балалы гаиләләр.

Әлегә түләүләрнең төгәл күләме билгеле түгел. Экспертлар билгеләп үткәнчә, түләүләр 10-15 мең сум булырга мөмкин. 5 мең сум турында да фикерләр яңгырады.

Иң мөһиме - ил бюджетында моның өчен акча бар. Быел Россия бюджеты профициты 2 триллион 140 миллиард сумга бәяләнгән. Ә экспертларның берсе исәпләве буенча, илнең барлык пенсионерларына 15 мең сум түләүгә 700 миллиард сумнан да күбрәк кирәк булмаячак.

"‎Царьград" чыганагы мәгълүматы буенча, Владимир Путин русиялеләргә түләүләр турында декабрьдә узачак зур матбугат конференциясендә белдерәчәк. Вакыйганың төгәл датасы инде билгеле - 23 декабрь.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев