Хезмәттәшләр приз отты
Белеп торыгыз

Хезмәттәшләр приз отты

Чирмешәндә яшәүче Елена Козлова һәм Екатерина Никонова бер үк оешмада – коммуналь челтәрләр җәмгыятендә эшлиләр. Шушы көннәрдә алар – икесе дә – бүләкле булдылар.

Район газетасына язылучылар арасында призлар уйнату Елена Козлованы мангаллы, ә Екатерина Никонованы өч литр баллы итте.

-Моңа кадәр шашлыкны таякларда кирпеч өстенә куеп пешердек, инде мангалыбыз бар. Бу бүләккә бик шатландык, - диде Елена. -Элек нәрсәдер отканыбыз булмады. Ә район газетасын гел яратып укыйбыз, аңа язылмый калганыбыз юк.

Екатерина Никонова редакциягә ике квитанция җибәргән: берсе – үзенеке, икенчесе – каенанасыныкы. Һәм менә приз оттылар.

-Балны сатып алган идек, әмма монысы да артык түгел, мин үзем бу ризыкны бик яратам, - ди ул. -Көтелмәгән бүләк өчен чиксез рәхмәт.

Гомумән, район газетасына 2023 елның беренче яртысына язылучылар арасында үткәрелгән акция нәтиҗәләре буенча 31 абүнәче нинди дә булса бүләк отты, ә барлык катнашучылар 131 иде.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары


Нет комментариев