Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Водород перекисен куллану өчен 4 СӘБӘП

Вирусларны юк итә. 3 тамчы перекись салган мамыкны колакка куеп тору вируслардан саклый, салкын тиюдән дә коткара.

Пестицидларга «юк» дибез. Яшелчә, җиләк-җимешләрне юганда, 700 мл суга 60 мл перекись салыгыз. Бу – пестицидларны бетерү өчен менә дигән чара.

Тапларны бетерәбез. Тукымалардагы теләсә кайсы органик тап өчен шәп чара ул перекись. Бигрәк тә кан тапларын юк итүдә яхшы ярдәмче. Тап урынына перекись сөртегез, 1 минутка калдырыгыз һәм салкын су белән юып төшерегез. Нәтиҗәсе – күз алдында.

Аш-су бүлмәсендә. Перекисьне маринад буларак куллануларын белә идегезме әле? Ит, балык ризыклары өчен әйбәт икән ул. Тигез күләмдә су һәм перекисьне кушыгыз, иткә шул катнашманы салыгыз, өстен каплап, 30 минутка суыткычка куеп торыгыз. Аннары су белән юып төшереп, ризыкны әзерли башларга да мөмкин. Перекисьне куна, такталарны дезинфекцияләү өчен кулланырга була.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев