Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Ветераннарга поездга билет - бушлай

    Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары 2020 елның 1 гыйнварыннан поездларда ел буена бушлай йөри алачак. Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее уңаеннан "Русия Тимер юллары" җәмгыяте шундый акция игълан иткән.

    Бүгеннән үк Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары киләсе ел өчен поездга бушлай билет алып куярга мөмкин. Аларны озатып йөрүче кеше дә бушлай билет белән тәэмин ителә.
    Яхшы яңалык бу, әлбәттә. Тик хәзер ил буйлап сәяхәткә чыгарлык хәлдәге ветераннарыбыз калды микән соң? Нигә бу акцияне элегрәк игълан итмәгәннәр?
    Югыйсә, Туган илебез азатлыгы өчен кан койган ветераннарыбыз поездларда гомер буе бушлай йөрсә дә артык булмас иде...

    Чыганак

    Фото

     

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: