Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Утыз Имән урамнары чәчәкләргә күмелә

Никадәр генә чүпләмәскә тырышсаң да, кар эрү белән аннан-моннан чүп-чар баш калкыта башлый. Тик үз-үзен хөрмәт иткән кеше урамга, теләсә кая чүп ташлап калдырмый дип уйлыйм. Чүпләмәгән җир чиста була, дигән әйтем бик дөрес ул. Яз җитү белән урамыбызны җыештырып алабыз, тирә-күршеләр дә - чиста, уңган кешеләр. Кайсы йортта нинди...

Никадәр генә чүпләмәскә тырышсаң да, кар эрү белән аннан-моннан чүп-чар баш калкыта башлый. Тик үз-үзен хөрмәт иткән кеше урамга, теләсә кая чүп ташлап калдырмый дип уйлыйм. Чүпләмәгән җир чиста була, дигән әйтем бик дөрес ул.

Яз җитү белән урамыбызны җыештырып алабыз, тирә-күршеләр дә - чиста, уңган кешеләр. Кайсы йортта нинди хуҗа яшәвен капка төбеннән узганда ук белергә була.
Элек, ничектер, йорт, урам чүбен урамга, канауга салу гадәте бар иде. Хәзер алай эшләмибез, аны капчыкларга җыеп барабыз да, авылдагы махсус каты көнкүреш калдыклары полигонына илтеп түгәбез. Яна торганнарын мунча мичендә яндырабыз.
Иске газеталарны җыеп барабыз, аннан соң аларны мәктәп укучылары килеп ала, макулатура җыялар бит.
Оныклар кунакка кайткач, аларны да чисталыкка өйрәтәбез. Конфет кәгазен дә урамда ташлап калдырмагыз, дип әйтәм. Йорт тирәсен дә алар белән бергәләп җыябыз. Үзем җитәкче урыннарда эшләгәндә халыктан да шуны таләп итә идем.
Хатыным Тәслимә өй алдындагы бакчага күп төрле чәчәкләр утырта, ул көзгә кадәр йортыбызга, урамга ямь биреп тора. Күршедә яшәүче Гөлфия апа Минвәлиеваның да өй алды чәчәкләргә күмелә. Шулай бергәләп урамыбызны чиста тотарга, матурларга тырышабыз, җәй көне чүп үләннәренә үсәргә ирек бирмибез, вакытында чабып алабыз.
Сәлимҗан Гыйниятуллин.
Утыз Имән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Утыз Имән авылы урамнарда чәчәкләр үсә