Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ураза тотуыңны бүтәннәргә күрсәтергә кирәкме? [килгән хат]

Рамазан ае башлануга, җырчылар социаль челтәрләргә “тоткан уразаларыбыз кабул булсын” дип, ифтар табыннары сурәтен “элә” башладылар. Яки ир-ат җырчылар тәрәвих намазыннан фотолар куялар. Шул сурәтләрне күргәч, шагыйрь әйтмешли, миндә ике “мин” уяна.

Шуларның берсе: “Карале, үзеңнең дин юлында йөрүеңә басым ясап, мактанган кебек мондый фотоларны киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү бер дә килешми инде, тыйнаксызлар эше бу! Инде уразадан да шоу ясыйлар!” – дип чәпчи. Икенчесе хәерхаклырак: “Ярар, нәрсәсе бар инде аның, яман юлда йөргәннәрен күрсәтмиләр бит, аларга карап, бәлки бүтәннәр дә ураза тота, тәрәвихка йөри башлар, заманы шул бит”, – дип, тегеләрне аклап маташа.

Безнең әти-әниләр уразада икәннәрен кешегә белгертмәскә тырышалар, безгә дә кешедән син уразадамы дип сорау әдәпсезлек дип аңлаталар иде.

Укучылар бу хакта ничек уйлыйлар икән?

Наил ХӘМИДУЛЛИН. Казан. Татарстан яшьләре

tatar-today.ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X