Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Угызны әрәм итмәгез!

Белгечләр аның бик файдалы булуын ассызыклый.

Күпләр угыз сөтен эчә алмый. Угыз - сыер бозаулагач, 3-5 көн була торган сөт. Әмма кайбер авырулар бу сөтне эзләп ала, чөнки ул - бик күп авырулардан дәва. Ул төрле бактерия һәм вируслардан саклый торган матдәләргә бай. 100 грамм угызда 20 меңгә кадәр иммуноглобулин бар.

Угыз сөте бозау организмында пассив иммунитет булдыру өчен кирәк. Ул балаларга, хроник авырулардан интегүче кешеләргә файдалы. Сулыш юллары авырулары, инфекцияле чирләрдән саклый, тиз арада сәламәтләнергә булыша. Угызның бронхиаль астма, бронхит, пневмония, гастрит, колиттан сихәте зур. Аны тәүлегенә 3 стакан эчәргә була.

Организмы лактозаны эшкәртә алмаучыларга угыз сөтен эчәргә киңәш ителми.

Угыздан бик тәмле ризыклар да пешерергә мөмкин.

Корот өчен яңа савылган угызны кәстрүлгә салып кайнатырга кирәк. Бу шактый озак вакытны ала. Сөт эремчеккә әйләнеп, аннан корт (кызыл эремчек) ясалганчы, 3-4 сәгать узарга мөмкин.

Кәстрүл төбенә касмык утырмасын өчен, сөтне агач кашык белән болгатып тору зарур. Әзер корт кызгылт сары төстә була. Аннан соң, тәменә карап, шикәр комы өстисең. Чәй янына кую яки гөбәдия пешерү өчен корт әнә шулай әзерләнә.

Ә менә запеканка пешерү иң җиңелләрдән санала. Беренче көнге угызны табага салып, духовкага куйсаң, ул берничә минут эчендә кабарып, тәмле булып өлгерә. Тоз салырга кирәкми, чөнки угыз сөте тәме буенча тозлырак.

Әзер запеканканы кискәләп, тәлинкәләргә салып, табынга чыгарырга да мөмкин.

Угыз коймагы өчен сөткә аз гына чүпрә, тоз, шикәр комы һәм 1 йомырка салып туглыйсы, болгата-болгата әз-әзләп он өстисе. Камырны берничә минутка җылы урынга куеп кабартырга.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев