Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Тротуарны яңадан ясыйлар

Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрепорталындагы «Халык контроле» бүлегендә безнең районнан 16 мөрәҗәгать теркәлгән. Башка районнар белән чагыштырганда, бу бик аз. Безнең районнан монда юлланган соңгы дәгъваларның берсе - Чирмешәннең Титов урамындагы (автостанция янәшәсендә) тротуарның бер өлеше җимерек булуы хакында. Былтыр - август аенда, Яңа Чишмәнең «Стройсервис» җәмгыяте автостанциядән Бакча...

Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрепорталындагы «Халык контроле» бүлегендә безнең районнан 16 мөрәҗәгать теркәлгән. Башка районнар белән чагыштырганда, бу бик аз.


Безнең районнан монда юлланган соңгы дәгъваларның берсе - Чирмешәннең Титов урамындагы (автостанция янәшәсендә) тротуарның бер өлеше җимерек булуы хакында. Былтыр - август аенда, Яңа Чишмәнең «Стройсервис» җәмгыяте автостанциядән Бакча урамына кадәр арада брусчатка җәеп, тротуар ясаган иде. Быел яз аның бер өлеше җимерелде.

- Брусчатка утырып бетмәгән иде. Шуңа да яз көне кар сулары тротуарның нигезен агызды. Нәтиҗәдә, брусчатка да ишелеп төште, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Бу көннәрдә «Стройсервис» җәмгыяте тротуарны яңабаштан ясый.

Якташларыбыз «Халык контроле»нә шулай ук кайбер авылларда урам юлларының начар булуыннан да зарланалар. Алар, билгеле, игътибарсыз калмый, һәр дәгъва тикшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined халык контроле

2
X