Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

ТР Дәүләт Советына сайлауларда "Бердәм Россия" - лидер

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда районда исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 93,9 проценты, ягъни 13 мең 668 кеше катнашты.

Район территориаль сайлау комиссиясенең беренче мәгълүматлары буенча, сәяси партияләрдән “Бердәм Россия“ 89,44 процент, ягъни 12 мең 235 тавыш җыйган. "РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ КОММУНИСТЛАР ПАРТИЯСЕ" — 6,02 процент, 824 тавыш. Башка партияләр өлеше – 1,58 – 0,44 процент кына.

Нурлат бер мандатлы 40 нчы сайлау округыннан депутатлыкка кандидатлардан Рәис Сөләймановка иң күп  - 13 мең 230 (96,85 процент) тавыш биргәннәр.

Бу көнне, 8 сентябрьдә Кармыш һәм Яңа Элмәле авыл җирлекләре Советларына да депутатлар  сайладылар. Әлеге өстәмә сайлауларда, Кармышта Илдар Фәтхетдинов, ә Яңа Элмәледә Рамил Гатауллин иң күп, берсе –  38  (95 процент – яклап), икенчесе - 55 (88,71 процент – яклап) тавыш җыйганнар.

Ульяновка сайлау участогына Ивановлар, кем әйтмешли, нәселләре белән килгәннәр – 15ләп кеше.

-Безнең гаиләдән генә дә 5 кеше тавыш бирде,-ди Зинаида Яковлевна Иванова.  -Тынычлык, мул тормыш  өчен сайладык.

Нәкъ сайлаулар көнне 69 яшен тутырган Гөлсирә Әхмәтшинаны Түбән Чегодай сайлау участогында чәчәкләр белән каршы алдылар, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева аңа бүләк тә тапшырды.

-Сайлаулар – бик әһәмиятле вакыйга, булачак депутатлар халык фикерен искә алып эшләсеннәр иде,- ди Гөлсирә Фәхразый кызы.

18 яшен тутырган Риназ Минханов та бюллетень алды. Беренче тапкыр сайлауга килгән студент якташыбызга Чирмешәндәге район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында урнашкан участокта бүләк тә әзерләгәннәр иде.

-Бер кыенлыгы да булмады, электрон ысул белән сайладым,- ди Риназ. - Сайланачак депутатлар яшьләр турында кайгыртып, яхшы түләүле эш урыннары булдыру өчен дә тырышырлар дип өметләнәм.

Сайлаулар көнне район үзәгендә ярминкә дә, җылы, аяз да булды.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин әйтүенчә, районда сайлауларга әзерлек һәм үткәрүгә кагылышлы шикаятьләр кермәгән.

фото архитван

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев