Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Тән тиресе ракны кисәтә

Үпкәдә яман шеш – онкология авыруларының иң киң таралган төре. Аны кайчагында тиредәге билгеләр буенча танырга мөмкин, дип Британия басмасы илнең мәгълүм бер медицина компаниясенең әйдәүче фармацевты Джулия Герринига сылтама белән.

Табиб аңлатканча, тиредәге билгеләр үпкә рагы вакытында иң еш очрый торган күрсәткеч түгел. Тик бу "сигналлар" яман шешнең башка органнарга таралуы яки дәвалаудан килеп чыккан нәтиҗә буларак күренергә мөмкин. Шуңа күрә тән тиресендәге үзгәрешләрне дәвалаучы табиб белән күзәтеп тору хәерле.

“Тән тиз күгәрсә, кабарып торган таплар барлыкка килсә, тире саргылт төскә керсә, кычыту көчәйсә, күзләр тирәсендә тимгелләр барлыкка килсә һәм йөзнең бер ягы даими кызарып торса, бу яман шешкә ишарә булырга мөмкин”, — ди Герринин.

Шул ук вакытта ул тиредәге билгеләр һәм аның коры булуы кеше әле яман шеш белән авырый дигәнне аңлатмавын да искәртә. Әмма кеше каты ютәлли һәм канлы какрык чыга, сулыш алу начарая икән табибка кичекмәстән мөрәҗәгать итү сорала.
Әгәр дә кеше төнлә йоклаганда каты тирли икән, ул вакытта канны, лимфомаларны тикшерергә кирәк. Чөнки каты тирләү лейкемиянең, лимфомнарда, сөякләрдә һәм бавырда яман шешнең беренче билгеләре булырга мөмкин икән.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев