Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Телевизор карау пенсионерларның хәтерен начарайтуны ачыклаганнар

Телевидение пенсионерларның хәтерен начарайтуга һәм нерв системасын ярсытуга китерергә мөмкин. Невролог Юлия Покровская шулай дип белдергән.

“Беренчедән, тискәре мәгълүматларның ташкын булып агылуы хәтергә суга. Аннан килеп, телевизорны күп карау, нәрсә туры килсә – шуны карау да организмга тискәре йогынты ясый”, – дигән ул.

Моннан тыш кадрларның еш алышынып торуы нерв системасын ярсытуга китерә. Бу исә өлкәннәрдә һәм балаларда аеруча чагылыш таба икән.

Белгеч басым ясап әйткәнчә, экранның тискәре тәэсиреннән котылу өчен, көнозын телевизор алдында утырмыйча, үзең өчен файдалы тапшыруларны гына карарга кирәк. “Телевизор каршында 1,5-2 сәгать утыруның әлләни зур зыяны юк. Әмма, әйтик, бу кешене борчуга сала, шомландыра торган хәбәрләр, куркыта торган фильмнар икән, организмга зыян салу өчен бер минуты да җитә”, – дигән Покровская.

Шул ук вакытта табиб өлкәннәргә өйрәтү характерындагы, үзләре өчен файдалы программаны, күзләре һәм нерв системасын киеренкелектән саклап кына, озаграк та карарга мөмкин булуын әйткән, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев