Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Түбән Чегодайда яңа ФАП булачак

Киләсе елда Түбән Чегодай авылында модульле яңа фельдшер - акушерлык пункты төзеләчәк. Бина өчен нигезне әзерләп тә куйганнар. Моңардан тыш, яңа елда тагын дүрт ФАПта ремонт ясау планлаштырыла. Быел шундый, модульле ФАП Ульяновкада төзелде. Әмирдә һәм Сосновкада да фельдшер пунктлары "өй туйлары" уздырды, яңа төзелгән биналарга - күпфункцияле үзәкләргә күчтеләр....

Киләсе елда Түбән Чегодай авылында модульле яңа фельдшер - акушерлык пункты төзеләчәк. Бина өчен нигезне әзерләп тә куйганнар.

Моңардан тыш, яңа елда тагын дүрт ФАПта ремонт ясау планлаштырыла.
Быел шундый, модульле ФАП Ульяновкада төзелде. Әмирдә һәм Сосновкада да фельдшер пунктлары "өй туйлары" уздырды, яңа төзелгән биналарга - күпфункцияле үзәкләргә күчтеләр.
Андреевка, Күтәмә, Кызыл Чишмә авыллары ФАПларында агымдагы ремонт үткәрелгән. Быел Ивашкино балалар бакчасы бинасында капиталь ремонт булды, шул уңайдан анда урнашкан ФАП та яңа төс алды.
Сүз уңаеннан, Кара Чишмәдәге ФАПта да ремонт башлаган булганнар. Әмма ул һаман төгәлләнми икән. Фельдшер башка бинада, вакытлыча бирелгән бер бүлмәдә эшли. Монда телефон да юк. Андый - мондый хәл килеп чыкса, фельдшерны чакырта да алмыйлар икән. Әлеге сорау белән без муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Минһаҗевка мөрәҗәгать иттек.
-Биредә төп ремонт эшләре башкарылды. Электр үткәргечләрен яңартасы калды. Якын арада бу мәсьәлә хәл ителәчәк,- диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чегодай ФАП