Татарстанлылар ноябрьдә өстәмә ике көн ял итәчәк
Бәйрәмнәр алдыннан эш көннәре бер сәгатькә кыскартылачак.
Ноябрьдә Татарстан халкын берьюлы ике өстәмә ял көне көтә. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
«РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь — Халык бердәмлеге көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала. „Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында“ гы ТР Законы нигезендә, 6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне эшләми торган бәйрәм көн булачак», — диелә хәбәрдә.
Шулай итеп, 4 һәм 6 ноябрь көннәрендә республикада ял көннәре булачак. 3 һәм 5 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскарачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев