Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда җылыта

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяктан секундына 15-18 метрга кадәр җитүче көчле җил көтелә. Иртән һәм көндез көчле кар, буран ихтимал. Юлларда кар көртләре барлыкка киләчәк. Алдагы төндә термометр баганалары 13-18, көнчыгышта 19-24 градус салкынга кадәр төшәчәк. Әмма иртән һава тепературасы күтәреләчәк һәм көндез...

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяктан секундына 15-18 метрга кадәр җитүче көчле җил көтелә.

Иртән һәм көндез көчле кар, буран ихтимал. Юлларда кар көртләре барлыкка киләчәк.
Алдагы төндә термометр баганалары 13-18, көнчыгышта 19-24 градус салкынга кадәр төшәчәк. Әмма иртән һава тепературасы күтәреләчәк һәм көндез 4-9, көнчыгыш районнарда 15 градус тәшкил итәчәк. Татарстанның көньяк-көнбатышында җылырак, көньяк-көнчыгышында салкынчарак булачак.
Казанда, ТРның күпчелек районнарындагы кебек үк, кар, урыны белән буран көтелә. Төнлә 16-18, көндез 7-9 градус суык булачак.
30 гыйнварга каршы төндә республиканың күпчелек районнарында кар, кайбер районнарда буран фаразлана. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын, көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда бозлавык, урыны белән карт көртләре саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
http://Татар-информ
Кадрия Гамирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы җылыта Татарстанда һава торышы