Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда урман янгыннарын сүндерә торган ике яңа станция булачак

«Экология» илкүләм проекты буенча быел республика урман янгыннарын сүндерү өчен яңа техникалар сатып алырга җыена.

2020 елда Татарстанда «Урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында ике яңа урман янгыннарын сүндерү станциясе барлыкка киләчәк. Ул «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Яңа станцияләр Түбән Кама һәм Нурлат урман хуҗалыклары базасында оештырыла, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Быел урман янгыннарын сүндерү өчен 12 берәмлек техника һәм җиһазлар да сатып алыначак. Болар — тугыз янгын сүндерү автоцистернасы, кече урман-патруль комплексы һәм янгынга каршы югары басымлы җайланма.

Бүген урманнарда янгын куркынычсызлыгын урман хуҗалыклары карамагында эшләүче II типтагы 18 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм Татарстанның «Урман янгынын сүндерү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе карамагында эшли торган III типтагы 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе тәэмин итә.

Татарстанда урманнар 1 миллион 271 мең гектар мәйдан били, территориядә урманлык — 17,5 процент.

Безнең республикада 2011 елдан бирле урман янгыннары теркәлмәве - сөенечле хәл.

ТРда 10 апрельдән 17 майга кадәр янгынга каршы катгый режим кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев