Татарстанда бүген, 4 июньдә, кичен көчле яңгыр һәм яшен көтелә. Һава торышы шартлары начараю турында ТР Гидрометеорология үзәге кисәтте.
«Татарстан территориясендә 4 июньдә кичен һәм 5 июньдә төнлә урыны белән көчле яңгыр, яшен һәм секундына 15-17 метр тизлектәге каты җил көтелә», - диелә хәбәрдә.
Республикада шулай ук 5 июньдә көндез дә көчле җил фаразлана.
Нет комментариев