Татарстанда ноябрь башында cакланачак һава торышын фаразладылар
Белеп торыгыз

Татарстанда ноябрь башында cакланачак һава торышын фаразладылар

Якындагы көннәрдә Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин. Һава температурасы +8 градустан күтәрелмәячәк.

Якынча фаразлар турында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Иртәгә республика төньяк циклон атмосфера фронты йогынтысында булачак. Шуңа күрә Татарстан территориясендә явым-төшем көтелә, көндез һава температурасы +8 градус булачак.

«2 ноябрьдә явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -4 градустан +1 градуска кадәр булуы көтелә. Көндез 0…+5 градуска кадәр җылытачак. Иртән республиканың көньяк районнарында урыны белән юеш кар һәм яңгыр яварга мөмкин», диелгән хәбәрдә.

3 һәм 4 ноябрьдә Татарстан янә антициклон йогынтысында булачак. Бераз явым-төшем булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы -5…0 градус, ә көндез +1…+6 градус булачак.

Чыганак


Нет комментариев