Чирмешәндә хөкем ителгән гражданнарның балаларына ярдәм күрсәтелде
Безнең районда

Чирмешәндә хөкем ителгән гражданнарның балаларына ярдәм күрсәтелде

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясенә Россия җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсенең Татарстан буенча Лениногорск муниципальара инспекциясе филиалы (Чирмешән авылы) да кушылды.

Инспекция башлыгы урынбасары Альфред Насыйров инспекциядә исәптә торган ата-аналарның балаларын яңа уку елы башлануы белән котлады һәм аларга портфельләр, уку кирәк-яраклары һәм татлы күчтәнәчләр тапшырды.

Акция пробация турындагы законны гамәлгә ашыру кысаларында узды. Әлеге комплекслы ярдәм системасы иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән кешеләргә социаль, психологик, юридик һәм матди ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән.

Программа ялгыш юлга баскан гражданнарга документларын торгызырга, торак һәм эш табырга ярдәм итә, бу исә кабат җинаятьләр кылу куркынычын шактый киметә. Ярдәмне хөкем ителгәннәр үзләре генә түгел, аларның якыннары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре дә ала.

Пробация системасы үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады. Ул кешегә иң мөһимен - тулы канлы һәм законга буйсынучан тормышка кайту өчен икенче мөмкинлек бирә.

 

 


Нет комментариев