Сирень дигәч, май, якынлашып килүче яшел җәй күзаллана.
Ләкин табигать кайвакыт шаяртырга ярата. Менә быел сентябрь уртасында Чирмешәндә сирень чәчәк аткан.
Бу күренешне икенчел чәчәк ату дип атыйлар. Җәй буе арыган агач кинәт тормыш матур дип уйлый һәм көзге кояшка каршы берничә чук чыгара. Алар инде майдагы кебек куе түгел, янәшәдәге яфраклар да саргаюга бирелгән, ләкин шуның аркасында тамаша тагын да кадерлерәк.
Нет комментариев