Татарстанда кырау төшүе көтелә
Белеп торыгыз

Татарстанда кырау төшүе көтелә

ТР Гидрометеоүзәгенең 12 октябрьгә фаразыннан күренгәнчә, республикада салкын һава торышы саклана.

Бүген Татарстанда җилле булачак, яңгыр белән кар явуы ихтимал. Көндез +4.. + 9, төнлә -2..+2 градус булачак.

Казанда җил көнбатыштан, көньяк — көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 9-14 метр, урыны белән хәтта 24 метрга җитәчәк. Татарстан башкаласында һава температурасы көндез +6..+8, төнлә -1..+1 градус булачак. Урыны белән яңгыр, кайбер районнарда дымлы кар яварга мөмкин.

чыганак


Нет комментариев