Татарстанда көндез +18 градуск булачак
Белеп торыгыз

Татарстанда көндез +18 градуск булачак

Татарстанда көзнең беренче көнендә кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, 2 һәм 3 сентябрьдә республикада һава торышы тотрыксыз булачак. Циклон һәм аның атмосфера фронтлары йогынтысында урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Һава температурасы төшәчәк. 2 сентябрь төнендә – +12, көндез +19 градуска кадәр булачак. Шимбә көнне, 3 сентябрь, төнлә Татарстанда һава температурасы – максимум +8, көндез максимум +18 градус тәшкил итәчәк. 

6 сентябрьгә кадәр Татарстан урманнарында гадәттән тыш янгын куркынычы саклана.

чыганак


Нет комментариев