Татарстанда климатик яз 20 марттан соң башлана
Белеп торыгыз

Татарстанда климатик яз 20 марттан соң башлана

Татарстанда климатик яз 20 марттан соң урнашачак. Бу хакта «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итте.

«Уртача тәүлеклек температура 0 градустан югары булырга тиеш», - диде эксперт. Бу фактор климатик язны фаразлауда төп фактор булып тора.

Кар һәм боз капламы эрүен исәпкә алучы фенологик яз соңрак киләчәк. Вак һәм эре елгаларда боз апрель уртасыннан да иртәрәк кузгалмаячак, дип йомгаклады Ильин.

чыганак


Нет комментариев