Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда изоляция вакытында махсус рөхсәт алу тәртибен расладылар

Моның өчен махсус SMS-сервиста теркәлү, кыска номерга хәбәр юллау зарур.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин үз-үзеңне изоляцияләү чорында республика халкына хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус рөхсәтләр алу тәртибен гамәлгә кертә торган карарга кул куйды, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Татарский вариант текста: Гражданин 2590 номерына SMS-хәбәр җибәрә (SMS бушлай). Анда түбәндәге текст булырга тиеш: теркәлү адресы#фамилия, исем, отчество#паспорт сериясе һәм номеры#адрес, фактик яшәү урыны#шәхси мәгълүматны эшкәртүгә рөхсәт бирү (мәсәлән, РЕГИСТРАЦИЯ#Иванов Иван Иванович#92199632506#Казань Нигматуллина 5 квартира 9#Согласен(а) на обработку персональных данных).

Җавапка уникаль теркәү коды белән SMS-хәбәр килергә тиеш.

Аннары янәдән 2590 номерына, өйдән чыгуның максатын күрсәтеп, SMS-хәбәр җибәрергә кирәк.

Судка бару, балигъ булмаган баланы белем бирү оешмасына илтү, медицина яки ветеринария оешмасына бару, туганын җирләүдә катнашу, паспорт алу яки яңадан торгызу өчен рөхсәт алырга мөмкин. Моннан тыш, рөхсәтне дачага бару, почта һәм кредит оешмаларына бару өчен алырга мөмкин. Шулай ук рөхсәтне авыру туганнарына дару, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк булган әйберләр илтү яки аларга ярдәм күрсәтү өчен рәсмиләштерергә мөмкин.

Гражданин уникаль рөхсәт коды белән җавап SMS-хәбәр алса, хәрәкәт рөхсәт ителгән дип санала.

Әгәр сәламәтлеккә куркыныч янаган очракта ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә, шулай ук азык-төлек сатып алырга кибеткә чыкканда, йорт хайваннарын урамда йөрткәндә, чүп түгәргә чыкканда, рөхсәт алырга кирәкми.

#АйдаДомой #СидиДома

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X