Татарстанда ял көннәрендә нинди һава торышы була?
Белеп торыгыз

Татарстанда ял көннәрендә нинди һава торышы була?

Ял көннәрендә Татарстанда кояшлы һәм явым-төшемсез һава торышы урнашачак, дип хәбәр итте «Фобос» үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец.

«Шимбә көндез һава +10...+15 градуска кадәр җылыначак, төнлә температура +1...+5 градус булачак», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Якшәмбе көнне, аның сүзләренчә, республикада тагын да җылырак булачак.

«Иртән температура +1...+ 6 градус булачак, ә көндез һава кояш һәм көньяк җилләре исәбенә +12...+17 градуска кадәр җылыначак», - дип өстәде Тишковец.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yal-konnarenda-17-graduska-kadar-ylytacak-5912019


Нет комментариев