Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда бозлавык һәм томан көтелә

Татарстанда атна башында бозлавык һәм томан көтелә, урыны белән явым-төшем күзәтелергә, көчле җил чыгарга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында хәбәр ителә.

Дүшәмбе, 13 ноябрьдә, төнлә һәм иртән республикада яңгыр һәм җепшек кар рәвешендә явым-төшем фаразлана. Урыны белән томан һәм бозлавык көтелә. Көндез бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр тизлектә искән җил көньякка күчә, урыны белән аның тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +3..-1, көндез +4..+9 градус тәшкил итәчәк.

Төнлә һәм иртән юлның аерым участокларында бозлавык хасил булырга мөмкин.

Сишәмбе бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә җил исәчәк, төнлә аның тизлеге урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +1..+6, көндез +3..+8 градус тәшкил итәр дип көтелә.

Чәршәмбе, 15 ноябрьдә, төнге сәгатьләрдә бераз яңгыр явачак, көндез явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән 12 метр тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +3..-2 градус тәшкил итсә, көндез +1..+6 градус җылы булуы көтелә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев