Татарстанда болытлы һава торышы көтелә
Белеп торыгыз

Татарстанда болытлы һава торышы көтелә

Иртәгә кар явачак, урыны белән буран булуы мөмкин.

Иртәгә, 4 март көнне, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, көндез аязып китәргә дә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бераз кар явачак, урыны белән буран булуы мөмкин. Юлларда - бозлавык.

Кичен һәм төнлә термометр баганасы - 14кә, ә көнчыгыш районнарда – 18 градуска кадәр төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә республика буенча һава температурасы -2дән алып -7 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев