Татарстанда -1 градуска кадәр җылыта
Белеп торыгыз

Татарстанда -1 градуска кадәр җылыта

Сишәмбе көнне Татарстан территориясендә җылыта. Көндез термометр баганалары -1 дән -6 градуска кадәр күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеоүзәге.

Синоптиклар кисәткәнчә, бүген республикада буран һәм көчле җил көтелә, җилнең тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнге сәгатьләрдә температура 10-15 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев