Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстан синоптиклары көннәр салкынаю турында кисәтә

Якшәмбе төнендә һәм соңрак республика территориясендә кырау төшүе ихтимал.

Татарстанга атмосфера фронты салкын һава торышы алып килә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Бүген республикада аязучан болытлы һава булачак. Төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Төнлә температура 1 градуска кадәр җылы булачак. Көндез 5-10 градуска кадәр җылытачак, төбәкнең көньяк-көнчыгышында температура +16 градус тәшкил итәчәк.

14 апрельдә Татарстан территориясендә  салкын һава торышы булачак. Якшәмбе төнлә урыны белән юеш кар һәм яңгыр явачак, ә көндез явым-төшемнәр юк диярлек. Төнлә туфракта -3 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы 3-8 градус җылыдан артмаячак. Төньяк-көнчыгыштан секундына 17 метрга кадәр тизлектә җил.

Киләсе атна башында төбәктә һава торышын скандинавия антициклоны билгеләячәк. Явым-төшемнәр көтелми. Төнлә 5 градуска кадәр суытачак, көндез 5-10 градуска кадәр җылытачак.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев