Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә
Белеп торыгыз

Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

Республика территориясендә төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак.

Иртәгә, 26 августта, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда, урыны белән төньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә кайбер урыннарда, барыннан да элек, республиканың төньяк-көнбатышында, бераз яңгырлар булырга мөмкин. Көндез явым-төшем көтелми. Төнлә термометр баганалары +7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +15...+20 градуска кадәр җылыначак.

tatar-inform.tatar

фото с pixabay.com


Нет комментариев