Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

"ТАТАРСТАН ШАТЛАНСЫН, ТАТАРНЫ ТАПТЫМ!" ДИМЧЕ РОЗА СЯБИТОВА КИЯҮГӘ ЧЫГА

Танылган димче, "Давай поженимся!" телетапшыруы алып баручысы Роза Сябитова өченче тапкыр кияүгә җыена. Роза Сябитова кияү егете турында күп сөйләмәскә тырыша - күз тидерерләр дип курка икән. "Теленеделя" басмасына биргән интервьюсыннан билгеле булганча, Розаның булачак ире - татар милләтеннән. Роза үзе Мәскәү татары. "Ринат белән без бер яшьтә, ул да,...

Танылган димче, "Давай поженимся!" телетапшыруы алып баручысы Роза Сябитова өченче тапкыр кияүгә җыена.

Роза Сябитова кияү егете турында күп сөйләмәскә тырыша - күз тидерерләр дип курка икән. "Теленеделя" басмасына биргән интервьюсыннан билгеле булганча, Розаның булачак ире - татар милләтеннән. Роза үзе Мәскәү татары.

"Ринат белән без бер яшьтә, ул да, минем кебек үк, 56нчы яше белән бара. Татарстан шатлансын, татар кешесен таптым! Ике ел элек Кипрда таныштык. Миндә икебез бергә төшкән фото да сакланды. Бу тарихны дәвамы булыр дип һич уйламаган идем. Әмма ул көтмәгәндә булды", - дип сөйләгән Роза Сябитова.

Хәл болай булган: сентябрь аенда Роза "Давай поженимся!" тапшыруында кәләш ролендә төшкән, шул вакыт аны Ринат күреп алган һәм шалтыраткан. Озак та үтми, Роза белән Ринат күрешә. Күптән түгел Ринат Розага тәкъдим ясаган һәм балдак бүләк иткән.

Сүз уңаеннан, балдакны Роза үзе сайлаган. Бу хакта ул Facebook аккаунтында да язган иде. "Практик хатын-кызларга киңәшем бар. Әгәр ир-ат ниятләренең җитдилеген исбатлаучы бүләк - балдак алырга телисез икән, "сюрприз"ны алдан хәстәрләгез. Мин яраткан ир-атымны үземә кирәкле зәркән компаниясе белән таныштырдым, һәм 135 бриллиантлы алтын балдак - минеке!" - дигән Роза.

"Ринат минем өчен шоколадка тиң вариант - үзе минем белән бер яшьтә, үзе ярлы түгел, үзенең күчемсез милеге бар", - дигән интервьюда Роза.

Яшь пар Кипрда яшәячәк.

Беренче мәртәбә Сябитова кияүгә 1983 елда чыга, аңа ул вакытта 20 яшь була. Роза ире Михаилны беркайчан да яратмаган, бу хакта ул интервьюларында әйтә. Роза белән Михаилның ике баласы туа, 1993 елда Михаил инфаркттан дөнья куя. Икенче мәртәбә Роза 2008 елда кияүгә чыга, булачак ире белән ул "Давай поженимся!" тапшыруын төшергәндә таныша. Әмма 2011 елда бу гаилә таркала. Розаның икенче ире Юрий Андреев хатынына кул күтәрә торган була, бу исә зур гауга чыгара.

Инде Роза өченче мәртәбә кияүгә бара. Бездә "Уңга бар, уңганчы бар!" диләр.

Фото: Facebook

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined ТАТАРСТАН ШАТЛАНСЫН ТАТАРНЫ ТАПТЫМ Роза Сябитова КИЯҮГӘ ЧЫГА

2
X