Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстан чикләүләрне юкка чыгаруның өченче этабына күчте

Республикада кинотеатр, театр, цирк, концерт заллары эшли башлый.

Республикада кинотеатр, театр, цирк, концерт заллары эшли башлый. Татарстанның чикләүләрне юкка чыгаруның өченче этабына күчүе — Роспотребнадзор белән Сәламәтлек саклау министрлыгының килешеп эшләү нәтиҗәсе.

Бу турыда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде, дип яза «Татар-информ».

17 августтан Татарстанда театр, кинотеатр, цирк, концерт заллары һәм аквапарклар эшли башлаячак. Алар яртылаш кына тулы булырга тиеш. Моннан тыш, хәзер ачык мәйданчыкларда да, биналарда да чаралар уздырырга мөмкин. Беренче очракта йөз кеше катнаша ала, икенчесендә 50 проценттан да артык кеше булырга тиеш түгел.

Шулай ук 25 процент кына тамашачы җыеп, спорт чаралары да үткәрергә рөхсәт ителә, ә биналарда үткәрелгән банкетларда илле кешедән артырга тиеш түгел.

Фото:  «Татар-информ»
Мәгълүмат: http://kukmor-rt.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/tatarstan-chikllrne-yukka-chygaruny-chenche-etabyna-kchte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X