Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстан артистлары Президент сайлауларында Прагада чират торып тавыш бирде

17-19 март көннәрендә Казанның Г.Тукай филармониясе әдәби-музыкаль лекторие иҗат коллективы Чехиядә гастрольдә. (Казан, 18 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе әдәби-музыкаль лекторие артистлары Россия Президентын Прагадагы Россия илчелегенә килеп сайлады. Лекторий җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев үзенең социаль челтәрдәге битендә илчелек янындагы озын чиратны...

17-19 март көннәрендә Казанның Г.Тукай филармониясе әдәби-музыкаль лекторие иҗат коллективы Чехиядә гастрольдә.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе әдәби-музыкаль лекторие артистлары Россия Президентын Прагадагы Россия илчелегенә килеп сайлады. Лекторий җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев үзенең социаль челтәрдәге битендә илчелек янындагы озын чиратны видеога һәм фотога төшереп элеп куйган.

17-19 март көннәрендә Филармония әдәби-музыкаль лекторие Чехиядә гастрольләрдә. Артистлар ике ил арасындагы мәдәни багланышлар кысаларында чыгыш ясый. Кичә алар Прагада концерт куйды. Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның атказанган артистлары Владимир Васильев һәм Роман Чуйнов, Халыкара конкурслар лауреатлары Гөлнара Байназарова һәм Дарья Леванова татар, рус һәм чит ил романсларын, халык җырларын башкарды. 19 мартта концерт Брнода кабатланачак.

tatar-inform.tatar фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан артистлары Президент сайлауларында Прагада чират торып тавыш бирде

2
X