Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

ТАССРның 100 еллыгы сайтында уникаль китап дөнья күрде

«Татар дөньясы» китабы нигезенә тарихи документлар, тикшеренүләр һәм фәнни эшләр салынган, әмма шул ук вакытта материал гади һәм кызыклы итеп язылган.

ТАССРның 100 еллыгы сайтында «Татар дөньясы» дигән уникаль китап дөнья күрде. Басма китап укучыларны татар халкы тарихында булган төп вакыйгалары буйлап мавыктыргыч экскурсиягә чакыра. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яза.

Китап язылганда тарихи документлар, тикшеренүләр һәм фәнни эшләр кулланылган, әмма шул ук вакытта материал гади һәм кызыклы. Басмада уникаль документлар һәм вакыйгаларны ача торган матур иллюстрацияләр, картографик материаллар, репродукцияләр һәм фотографияләр дә урын алган.

Басма дүрт бүлектән тора: «Тарих һәм хәзерге заман», «Татар цивилизациясе», «Традицион мәдәният: гасырлар бәйләнеше», «Милли мәдәният: мәңге тере иҗат». Авторлар татар халкының тарихы һәм мәдәнияте турында төп мәгълүматны бирә алганнар.

Традицион татар мәдәнияте хуҗалык һәм көнкүреш, гаилә гореф-гадәтләре, халык декоратив-гамәли сәнгате, рухи мәдәният, бәйрәмнәр тупланмасының осталык һәм тәҗрибә үзәге буларак китерелә. Китап киң даирә укучыларга тәкъдим ителә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев