Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Тамак нидән авырта?

Тамак авырту салкын тиюне генә аңлатмый әле.

Тамак авырта башласа, ОРВИга каршы препаратлар кулланабыз. Еш кына халык медицинасына да игътибар итәбез. Белгечләр, салкын тимәсә дә, тамак авыртырга мөмкинлеген әйтә.

Инфекцияләр.

Тамак "кытыклану"ының төп сәбәбе, әлбәттә, инфекция. Фарингит яисә тонзиллит тамакта авырту тудыра һәм еш кына бактерияләр аркасында барлыкка килә.

Ашказаны авырулары.

Инфекцияләрдән тыш, тамактагы авыртуның сәбәбе ашказаны-эчәк тракты белән проблемалар булырга мөмкин, дөресрәге, ашказаны калдыкларын ташлаганда гастроэзофагеаль рефлюкс авыруы.

Остеохондроз.

Тамак авыртуының тагын бер сәбәбе - умыртка баганасының муен бүлеге патологиясе, халыкта остеохондроз дип атыйлар. Пациентлар, тамак шешүгә шикләнеп, лорга мөрәҗәгать итә, ә тикшеренгәндә анда бернинди ялкынсыну булмавы ачыклана.

Калкансыман биз авырулары.

Шулай ук, тамак авыртуның сәбәбе калкансыман биз патологиясе булырга мөмкин.

Җәрәхәтләр.

Төрле имгәнүләр вакытында тамакка да зыян килергә мөмкин. Белгечләр хәтта ашаганда да тамакның җәрәхәтләнүе ихтимал, ди.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев