Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Табигать хәзинәсе: Иван-чәй ясыйбыз

XIX гасырда Иван-чәйне рус сәүдәгәрләре Европага экспортлаган һәм ул югары бәяләнгән. Иван-чәйне ничек әзерлиләр?

 

Үсемлекнең өске өлешен, яфрак һәм чәчәкләре белән җыегыз. Шуннан соң аны 12-20 сәгатькә күләгәле, коры урынга җәеп куегыз. Әмма ике тәүлектән озак тотып, онытырга ярамый. Үсемлектә берникадәр сок калырга тиеш. Әзрәк кипкәч, сабактан чәчәк һәм яфракларын аерып өзегез. Аннан соң яфрак һәм чәчәкләрне ике уч арасына кысып, яхшылап уыгыз. Бу күзәнәкләр шартласын өчен эшләнә. Яфраклар сок чыгара һәм карала башлый. Әзер яфракларны эмаль яки керамик савытка 5 см итеп, тыгызлап тутырыгыз. Өстенә тагын бер тапкыр йодрык белән бастырып алыгыз. Өстен юеш сөлге белән ябып, 25-27 градуслы бүлмәдә, 20-24 сәгатькә ферментлашу өчен калдырыгыз.


Ферментация процессын чәйнең исеннән белергә була. Процесс тәмамланганнан соң аннан үлән түгел, ә тәмле, кәнфит исе килә.

Әзер массаны духовканың калай табасына җәеп, 100-150 градуста 40 минут киптерегез. Вакыт-вакыт болгаткалап торырга онытмагыз. Кипкән әзер чәй куе-көрән – кара төскә керә.

Пары чыгып бетсен өчен суытыгыз да саклау өчен банкаларга тутырып куегыз.

https://akcharlak.com

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев