Чирмешәндә укытучыларның август конференциясе хәйрия ярминкәсе белән башланды
Мәгариф

Чирмешәндә укытучыларның август конференциясе хәйрия ярминкәсе белән башланды

Педагоглар ярминкәгә камыр ризыклары да пешереп килгән.

Укытучыларның быелгы август конференциясе "Чирмешән муниципаль районының бердәм белем бирү пространствосы: технологик үсеш һәм Россия халыкларының бердәмлеге елы шартларында тәрбияви мохитне проектлау" темасы буенча узды.

Киңәшмә башланыр алдыннан, район мәктәпләре коллективлары Яшьләр мәйданчыгындагы ярминкәдә товарларын тәкъдим иттеләр. Һәр мәктәп коллективы үзенең сату ноктасын матур итеп бизәгән, укытучылар бар фантазияләрен эшкә җиккәннәр.

Монда мәгариф учреждениеләре монда мәктәп яны участокларында үстерелгән бәрәңге, кәбестә, суган, кишер, чөгендерләрен куйганнар, биредә аларның кайнатмаларын, салатларын сатып алу мөмкинлеге дә бар иде. Кайберәүләр камыр ризыклары да пешереп алып килгән.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев