Республикада быел булдырылган Электрон мактау тактасына безнең районнан – 79 лауреат. Алар арасында Иске Котыш авылыннан Елена Шохина, Иске Кади авыл җирлегеннән Рәмзия Зәһретдинова, Резеда Локманова да бар. Җыенда әлеге якташларга шушы хакта сертификатлар тапшырылды.
Рәхмәт сезгә, искекотышлылар
Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякинның быелның узган җиде аенда җирлектә башкарылган эшләргә йомгак докладыннан күренгәнчә, әлеге җирлектә бүген – 193 йортта 399 кеше (прописка буенча) гомер кичерә.
- Милли состав буенча караганда, мордвалар - 196, руслар – 185, чувашлар – 10, татарлар – 4 һәм башка милләт вәкилләре. Ни кызганыч, узган җиде айда биредә 1 сабый да тумаган, биш авылдаш гүр иясе булган.
-Иске Котыш төп гомүмбелем бирү мәктәбендә 1 сентябрьдән 23 укучы белем алырга тиеш, балалар бакчасында ике бала тәрбияләнә, - диде Александр Константинович. –Иске Котышта 5 койкага исәпләнгән көндезге стационарлы табиблык амбулаториясе эшли.
Авыл халкы, бигрәк тә бюджет оешмаларында эшләүчеләр чисталык өмәләрендә актив катнашкан. Иске Котыш зираты шактый чистарып калуы сөенечле.
- Җирлектә барлыгы 230 баш мегезле эре терлек асрала, шуның 51е савым сыеры. Тапшырылган сөт өчен халык белән литрына 25 сумнан исәп-хисап ясыйлар. Сыер асраучылар быел узган җиде айда барлыгы 67602 литр сөт саткан (былтыргы шул чордан 38232 литрга кимрәк).
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Айсылу Гайнуллина җыенда катнашучыларга шәхси ярдәмче хуҗалыкларны субсидияләү турында мәгълүматлар ирештерде. Районның полиция бүлеге хезмәткәрләре исә халыкка районда кылынган мошенниклык очраклары, кырыкалдарлардан ничек саклану хакында аңлаттылар.
Коммуналь хезмәтләр өчен электрон ысул белән түләүнең уңайлыклары турында чыгыш та халык файдасына булгандыр.
Җыенда катнашкан район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова узган 5 елда районда башкарылган төзелеш, төзекләндерү эшләре хакында мәгълүмат бирде. СВО зонасындагы сугышчыларга гуманитар йөк озатуга зур өлеш кертүче искекотышлыларга олы рәхмәтен әйтте.
Аларда казлар күплеге!
Иске Кади авыл җирлеге авылларында быел да каз өмәләре байтак булыр сыман. Ник дисәк, кош-корт алырга дип районда дәүләттән бирелгән субсидияләрнең яртысыннан күбрәген нәкъ менә шушы авыллар халкы - 22 хуҗалык алган. Уңган халык яши биредә. Тик, ни кызганыч, искекадилылар да демографик хәл белән мактана алмый. Узган җиде айда монда бары бер бәби чәе үткәргәннәр, ә менә үлүчеләр күп – халык 13 авылдашы белән хушлашкан. Мондагы Иске Кади, Тукай, Якты Тау, Светлогорск авылларындагы 386 йортта 578 кеше исәпләнә. Әмма аларның байтагы монда җәйләрен генә яши.
-Яңа уку елында, мәктәптә 21 укучы белем алачак. Якты Таудан - 2, Светлогорскидан - 1 бала, аларны мәктәп автобусы йөртәчәк, - диде җыенда чыгыш ясаган авыл җирлеге башлыгы Нәкыйп Мөктәсимов.
- Җирлектәге шәхси хуҗалыкларда 313 баш мөгезле эре терлек асрала икән, шуның 65е – савым сыеры.
Искекадилыларны әле дә олы юлдан авылга керә торган юлның тузганлыгы борчый, юл бик начар. Район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова әйтүенчә, әлеге юл районда ясалырга тиешле юллар арасында иң беренче чиратта тора. Надежда Габдрәшит кызы авыл мәдәният йортының капиталь ремонтланачагына да өметләндерде, бәлки киләсе елда ук. Аның смета документлары әзер икән инде, хәзер программага керү зарур. Районда ике авылда: шушы Иске Кадида һәм Түбән Кармалкадагы мәдәният йортлары биналарына зур ремонт зарур. Юллар дигәннән, быел Иске Кади авыл җирлегендәге Тукай поселогында 700 метрлап озынлыктагы Калинин урамы юлына республика программасы кысаларында вак таш өслекле юл ясаганнар. Халыктан җыелган үзсалым акчаларын да бер өлешен кушып, Светлогорский авылында Заречная урам юлын тәртипкә китергәннәр.
Нет комментариев