Белеп торыгыз

Рейд барышында 4 меңнән артык машина тикшерелде

Татарстанда «Экологик иминлек» проекты кысасында 1 июньнән «Чиста һава» рейды уза.

Экология министрлыгы, ГИБДД һәм транспорт күзәтчелеге берлектә 22 муниципалитетта, шулай ук безнең районда да, 4 213 автотранспортны (3811 җиңел, 212 йөк, 190 автобус) тикшергән.

Нормативтан артып чыгару 8 машинада (2%) ачыкланган – аларның 72се бензин, 10ы дизель, 4е газда эшли. Хуҗаларга аңлату эшләре алып барыла, хатлар төзелә .Соңгы елларда нормативны бозучылар саны 2,8% тан 2,6% ка кадәр кимегән – сәбәбе ягулык сыйфаты яхшыру һәм автопарк яңару.

Рейдлар 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев