Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Сосновка авылыннан Ольга Дютина 90 яшендә дә тик торырга яратмый

Сосновка авылында гомер итүче 90 яшьлек Ольга Дютина “Хәрәкәттә-бәрәкәт” дип яши. Озын гомер итүнең сере дә хәрәкәттә, ди.

Юбилярның күзләре начар күрсә, колагы ишетеп бетермәсә дә, автомат кер юу машинасы белән “син” дип сөйләшә, ашарга да үзе пешерә.

-Мин эшсез торырга гадәтләнмәгән, - диде Ольга Сергеевна.

Ольга Дютина “Хәрәкәттә-бәрәкәт” дип яши

Тугыз дистәсен тутыруына карамастан ул бакчасында үзенә җитәрлек яшелчә үстерә, чүп үләннәренә тынгылык бирми. Әлегә кадәр теплица да тоткан, ул быел гына буш. Юбиляр чисталык ярата, көн аралаш мунча ягып керә.

Ольга Сергеевна ире Николай Егорович белән биш ул, ике кыз үстереп олы тормыш юлына бастыралар. Колхозда хезмәт куялар, балаларын да эш белән тәрбиялиләр. Дютиннар, гомумән, бик уңган гаилә. Алар үз гомерләрендә берничә йорт төзиләр, улларын, кызларын өйле итүдә дә ярдәмнәре зур була.

 

Ольга Дютинаны юбилее белән котларга район җитәкчелеге дә килде.

 

Балалары да бәхетне ерактан эзләми, уллары Александр гаиләсе белән каршыда гына яшиләр, тагын ике уллары һәм бер кызлары да авылда төпләнгән.

-Әниебез бик уңган, чиста кеше, бездә дә шул сыйфатларны тәрбияләде. Яшь вакытта без ул теккән күлмәкләрне киеп үстек, йонын да эрләде, оекбашлар да бәйләде, - диде кызы Надежда Николаевна. – Әле дә эшсез тора алмый, беребезгә дә барасы килми, ялгызы яши.

Балалары да авылда гына гомер итә. Фото: Кадрия Гамирова

 

Тик балалары аңа ялгызлыкны сиздермиләр, социаль хезмәткәр дә хәлен белеп тора.

Юбилярның 11 оныгы, 15 оныкчыгы, инде оныкчыкларының да балалары бар. Ольга Сергеевна балаларыннан бик канәгать, ул аларны гел мактап кына торды.

-Төп нигездә бәйрәмнәр дә, эш тә бергә башкарыла. Барыбыз да бергә җыелганда 60лап булабыз, - ди балалары. – Әтиебез 2019 елда бакыйлыкка күчте. Әниебезгә махсус хәрби операциядә һәлак булган оныгын да җирләргә туры килде.

Ольга Дютинаны юбилее белән котларга район җитәкчелеге дә килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлау җиткерде һәм бүләк тапшырды. Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов та буш кул белән килмәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев