Районның өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында Бал Спасына багышланган бәйрәм узды.
Әбиләр һәм бабайлар бәйрәмнең тарихы, традицияләре һәм нәкъ менә ни өчен шушы көннән башлап яңа уңыш балын ашый башлаулары турында белделәр. Аннары викторина сорауларына җавап биреп, умарта кортлары тормышыннан үзләренә күп яңалык ачтылар. Бәйрәмнең иң матур мизгеле татлы сюрприз: һәркемгә күчтәнәчкә бал тараттылар.
Нет комментариев