Чирмешәндә «Балкыш» республика фестивале лауреатларын бүләкләделәр
Безнең якташлар

Чирмешәндә «Балкыш» республика фестивале лауреатларын бүләкләделәр

Район планеркасында Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» – «Сияние» IX Республика үзешчән башкаручылар фестивале лауреатларына дипломнар тапшырылды.

- "Хореография" номинациясендә район мәдәният йортының "Рәйхан" ветераннар хореография коллективы (җитәкчесе Рәхилә Шакирова; Иске Үтәмеш мәдәният йортының "Дуслык" бию коллективы (җитәкчесе Зөлфия Абдуллина);

Район мәдәният йортының "Рәйхан" ветераннар хореография коллективы җитәкчесе Рәхилә Шакирова Фото: Эльвина Җаббарова

- "Вокал соло" номинациясендә Любовь Захарова (Яңа Элмәле авыл мәдәният йорты);

- "Нәфис уку" номинациясендә Вера Садыйкова (Чирмешән);

Яңа Элмәле авыл мәдәният йортының "Җырчылар" дуэты -  Николай Уламасов һәм Вячеслав Мельников

–"Вокаль ансамбльләр" номинациясендә - Яңа Элмәле авыл мәдәният йортының "Җырчылар" дуэты -  Николай Уламасов һәм Вячеслав Мельников; Яңа Кади авыл мәдәният йортының "Асылъяр" вокаль ансамбле (җитәкчесе Рушания Әминова);

- "Фольклор коллективлары" номинациясендә Әккәрәй авыл мәдәният йортының "Щелгущ " халык фольклор коллективы (җитәкчесе Лидия Квакова).

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев