Чирмешәндәге янгын-коткару частена яңа җитәкче килде
Белеп торыгыз

Чирмешәндәге янгын-коткару частена яңа җитәкче килде

Район үзәгендәге 135 нче янгын-коткару частен хәзер Руслан Хөснуллин җитәкли.

Руслан Рәзил улы Хөснуллин Нурлат шәһәрендә мәктәп тәмамлаганнан соң Иваново янгын-коткару академиясендә һөнәр үзләштергән. Әлеге уку йортыннан быел диплом алган яшь белгеч безнең районга эшкә билгеләнгән.

22 яшьлек Руслан Хөснуллин өйләнмәгән, Чирмешәндә яши, аның әтисе тумышы белән Урманасты Үтәмеш авылыннан.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев