Чирмешән районы хуҗалыкларында урак эшләре экваторга якынлаша
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы хуҗалыкларында урак эшләре экваторга якынлаша

Район игенчеләре бөртеклеләрне урып-җыю эшләрен барлык мәйданнарның 44 процент өлешендә төгәлләде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 21 августка мәгълүматлары буенча, хуҗалыкларда бөртекле культуралар 20715 гектар мәйданда игелгән, бүген шуның 9213 гектарыннан уңыш суктырылган. “БИО-АГРО”да бу эшне төгәлләделәр. “ЧИРМЕШӘНАГРО”да урак эшләренең башкарылган күләме 54 процент, “Әккәрәй”дә – 49, “Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгында – 41,6, “Сөлчә”дә – 39, “Ильхан”да – 29, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ндә 15 процент тәшкил итә.

Район хуҗалыкларында барлыгы 40 мең тонналап бөртек суктырылган. Гектар көче – уртача 42,8 центнер. “Әккәрәй”дә бу күрсәткеч – 51,2, “ЧИРМЕШӘНАГРО” белән “БИО-АГРО”да – 47,7шәр, “Тепсуркаев В.Ә.”дә – 39,9, “Ильхан”да – 33, “Сөлчә”дә – 23,8 центнер.

Хуҗалыкларда 14953 гектар мәйданда көзге чәчү эшләре башкарасы бар, бүген шуның 40 процент өлешеннән чәчкечләр узган. Ә игеннәрдән бушаган кырларның 6908 гектары – тиешле мәйданнарның 17 процент өлеше эшкәртелгән. Әлеге эштә “ЧИРМЕШӘНАГРО” механизаторы өлгер.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев